ат

ат
I. 1. Кешеләр йөртү һәм йөк ташу өчен файд. торган йорт хайваны, эре терлек 2. Ат башлы шахмат фигурасы 3. Юан бүрәнәне күн белән тышлап, дүрт аякка ныгытылган гимнастика җайланмасы. АТ БАШЫ – 1) Тарантаста кучер утыра торган урын 2) Ат йөртүче. АТ ДОКТОРЫ (ВРАЧЫ) – Ветеринар. АТ ЗАВОДЫ – Чабыш атлары, токым атлары әзерли торган оешма. АТ КОРМАСЫ – Ат өстенә яба торган япма. АТ КУЗГАЛАГЫ – Карабодайчалар семь. зур озынча яфраклы һәм себеркәч чәчәкле үсемлек. АТ КӘМИТЕ – иск. Цирк. АТ КӨЧЕ – 1) Атның тарту көче, егәрлеге 2) Авыл хуҗалыгында "атлар" мәгънәсендә. АТ ТАРТЫМЫ – Бер ат тартырлык, бер ат йөге. II. АТ – Исем. Кушамат, атама. АТ КАЗАНУ (АЛУ) – Дан алу, дан казану, танылу. АТЫ-ЧАБЫ ЧЫГУ – Яманаты чыгу. АТЫ-ЮЛЫ БЕЛӘН ӘЙТҮ (СҮГҮ) – Әдәпсез, оятсыз сүзләр белән әйтү (сүгү, сүгенү)

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем сделать НИР
Синонимы:


Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»